Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев

Название: Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи
Автор:
Жанр: Стихи и поэзия
Серия: Не входит в серию
Год издания: Нет данных
Рузил Фазлыев - Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи о чем книга

Еллар бүләге…Җыелып килгән шигырләрнең тагын бер өлеше…алданырак язылганнарның дәвамы булып киләләр. Әле соңгысы булмас…

Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи бесплатно читать онлайн весь текст


© Рузил Фазлыев, 2025


ISBN 978-5-0062-9009-9 (т. 12)

ISBN 978-5-0056-9347-1

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

1нче январь

Январь ае башларыннан,
Алышына ел саны.
Кая бүген шатланучы…
Шаулап карышылап аны.

Көтеп алып, куян диеп,

Әйләнеп елкаларны.

Курантлар сугу туктатты,

Ничә көн ярсыганны.


Озату бәйрәме булды,

Үткән күпме чаралар.

Яңа елның башлануын,

Көтеп тора… чаналар.


Яңа елның иртәләре,

Туа аның көннәре.

Куандырып алдагысы,

Дөнья ямен күргәнне.


Ни үзгәрде тирә якта,

Кичә бүген арасы.

Бизмәсәктә искеләрдән,

Алга таба барасы.


Яңа көннәр олы бәйрәм,

Еллар тора көннәрдән.

Сабак булсын алга таба,

Үткәннәрдә күргәннәр.

Агымнарда калып

Хәтер агымнары шундый,
Барысы бергә агыла.
Онытылган кебекләрнең,
Дулкыннары кагыла.
Аерулар мөмкин булмый,
Карасына, агына.
Бирелмәгән сорауларга,
Җаваплары табыла.
Әллә ниләр сөйләп була,
Кылынганнар эндәшми.
Барысыда бер капчыкта,
Савап, гөнаh берләшми.
Гөнаhларың кичерелсә,
Саваплары югала.
Төзәтүләр чоры үтсә,
Кире кайту юк аңа.
Тормыш юлы сикәлтәсе,
Шулай сикертә инде.
Тәүбәләр дә була алганга,
Раббым, кичерсә иде.

Арбалар

Дөнья малы шундый әйбер инде,
Кызыкмаган кеше бик аздыр.
Кемдер өйдә үрдәк асыраса,
Хыялында никтер гел каздыр.
Байлык үзе ул сынаулар дигән,
Олы атка, олы арбалар.
Бер хайванга әллә ничә арба,
Нигә икәнен кемнәр аңлаган.
Язылса да барысы тәфсилләнеп,
Күптән инде, ерак заманда.
Нидер җыеп кеше гомер буе,
Кайта алмый йөри базарда.
Йөк җыйганда үзең тартыр өчен,
Нәфес менеп сиңа атлана.
Тәкәбберлек белән бутамасак,
Андый кеше кайчан шатлана.
Бер карасаң бары җәза кебек,
Артык төяп тарту арбаны.
Вакыт җитеп кеше «тугарылгач,»
Ул арбалар җирдә калганы.

Атып кал

Вакытында кирәк сабыр булу,
Кайвакытта, була ашыгырга.
Үткәндәме, гомер юлы инде,
Булгандамы, яки башыгына.
Кайвакытта, кайсын сайлап була,
Туры килсен өчен халәткә.
Ялгышмаска үз гаебең белән,
Бәйле булып, гамәл – сәбәпкә.
Бозмый калып тормыш кануннарын,
Эзләмичә җиңел юлларны.
Таба алып, әрәм- шәрәм итми,
Сиңа гына, тиеш булганны.
Гыйлем аша, таба алып юлны,
Бара алып, шиккә төренми.
Ышанычлы булып юлдашларың,
Хыялларың калып, сүрелми.
Бер үтәсе юллар барысы да,
Кабатлаулар мөмкин түгелләр.
Киләчәктә буласыларын бит,
Башлап була әле бүгеннән.
Ул хаталар, гомер бетмәсә дә,
Төзәтергә, hаман вакыт бар.
Әйтелгәнчә зирәк мәкалдә:
«Ятып калганчы, син атып кал»

Ашыгу

Ашыгуның асылында ни соң,
Кемнәр белә, кемнәр аңлата.
Кеше туктый алыр иде микән,
Кая ашыкканын аңласа.
Ашыгабыз, башта үсәр өчен,
Олы кеше тизрәк булырга.
Хыялларда булган кебегерәк,
Искитәрлек тормыш корырга.
Белмәгәннәр – алда бихисапка,
Өйрәнергә кайчак ашыгабыз.
Кайвакытта тәртәләрдән чыгып,
Ашыгулар белән шашынабыз.
Дөнья байлыклары кызыктыра,
Җыеп калмак булып, ашыгабыз.
Хәерчелек кочып алган кебек,
Булмаганга матур машинабыз.
Өлгерүләр күберәк тоелса да,
Эш рәте булмый ашыкканда.
Ризыкның кадерләре кими
Юылмыйча кала кашыклар да.
Язмыш юлы гамәл чакырымнары,
Аңлашылмый кала үткәндә.
Көрсенәсең «шулай икән» диеп,
Соңгы тукталышка җиткәндә.
Ашыксаң да кояш чыгышына
Ахшам көтә сине, зарыгып.
Ашыгулар – егылулар кебек,
Тормыш юлларында арылып.

Багышладым

Тоя башлаганга микән бераз,
Гомеремнең агып баруын.
Аңлаганга, бәлки вакыт юлы,
Кая таба алып баруын.
Артка карыйм борылып еракларга,
Миңа кадәр хәттә булганга.
Хисабларга әзерләнгән кебек,
Уйлар белән күңел тулганда.
Югалтмыйча калган минутларны,
Исрафларга һичтә калдырмый.
Онытылса буын үткән юллар
Кадер белә торган җан булмый.
Гомер юлы эзе сызыклары,
Уч төбендә калса йомылып.
Гыйлем өчен җиргә килә алып,
Зыяларга… китәр узылып.
Калган вакыт белмим җитәрме,
Нинди эшкә, нинди гамәлгә.
Тауларны да күчерә алулар бит,
Сизелмәслек була галәмдә.
Ихласлыкка күчә алу юлы,
Гамәлләрдә – барлык уйларда.
Язмышның без җылы кочагында,
Нигә аның белән уйнарга.

Книги, похожие на Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Автор книги:
Оставить отзыв