Әхмәт Рафиков Мәхмут улы элекке Казан губернасы Спасс өязе Иске Камка авылында (хәзерге Әлки районы) укытучы гаиләсендә 1916 елның бишенче декаберендә туа.
Ул кече яштән үк крестиян тормышын татып, 1921 ачлык елларын, колхозлаштыру, кулаклар сөрү һәм авыр сугыш афәтләрен кичергән кеше. 1933 елда Алпар мәктәбен тәмамлагач ике ел колхозда эшли. Беренче шигырьләрен ул 1936–37 елларда, Урта Азия якларында зшләп йөргән чакларда, аннары Алабугада укыганда яза башлый.
1940 елда Алабуга мәдәният техникумын тәмамлагач, Биләр районы Югары Татар Майнаның сигез еллык мәктәбендә тарих, география фәннәрен укыта башлый. Шуннан сугышка китә.
323енче Кызыл Байраклы, Суворов орденлы Брянский укчы дивизиясендә, башта телефонист, аннан соң дивизия штабында атлы фельдъегере булып сугыша. Карачев, Брянск, Гомель шәһәрләрен алуда, Белорусия, Польша җирләрен азат итүдә катнаша. Яраланып госпитальда ятып чыкканнан соң 60нчы укчы дивизия төркемендә Берлинны штурмлауда катнаша. Берлин урамнарының берсендә авыр яраланып җиде ай госпиталләрдә ятканнан соң инвалид булып кайта. Сугышка кадәр эшләгән Югары Майна мәктәбендә укытучы хезмәтен дәвам итә. 1952 елда аны Биләр райкомының пропаганда бүлегенә күчерәләр. Шулай ук ул районда чыга торган “Стахановчы тавышы” дигән газетаның редакциясендә дә эшли.
Әхмәт Рафиков: “Беренче дәрәҗә Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, “Сугыштагы батырлыклары өчен”, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Белоруссияне азат иткән өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләр белән бүләкләнгән. Соңгы елларда Россия тынычлык фондының Алтын медаленә лаек була. 1973 елдан Чиләбедә яши.
Әхмәт Рафиков татар һәм башкорт язучыларының Акмолла исемендәге әдәби-иҗат берләшмәсенең беренче әгъзалары арасында була. Аның шигырьләре “Чиләбе чишмәләре”, “Сөенеч”, “Чиләбе моңнары”, “Дуслык тирмәсендә” дигән шигырь китапларында басылып чыкты. “Күңелдәге уйлар”, “Миләшләр”, “Тормыш дәрьясында”, “Шигырьләр” “Мәңгелеккә үтеп барышлый” дигән шигырь китаплары, “Калугадан Берлинга кадәр”, “Галия”, “Если можешь, прости!” исемле прозаик әсәрләрнең авторы.
Әхмәт Рафиков үзенең шигырьләрендә яшәү матурлыгын тормышта ничек булса, шулай чагылдыра. Бу аның эчке халәте, табигый хисләре. Ул бу хисләрне, тойгыларны, күренешләрне табигатьнең үзеннән алып яза. Аның шигырьләре оптимистик рух, һәр кемгә таныш, якын моң белән сугарылган.
Шагыйрьның туган авылы Иске Камка, үскән җире Уракчы кече Чирмешән буенда урнашкан. Ул күп кенә шигырьләрендә табигатьнең шул матур
почмагы турында яза. Ул юллар туган якны өзелеп ярату, сагыну хисләре белән тулганнар.
Әхмәт ага ветеран буларак та, сугыш әфәтләренә багышланган күп шигырьләр яза.
Беренче прозаик әсәре “Калугадан Берлинга кадәр” диеп атала. “Сугыш хикәяләре” аерым китап булып чыкса да, беренче язган повестьның дәвамы диеп кабул итәрлек. Чөнки икесе дә Әхмәт аганың сугыш еллары көндәлеге.
Әхмәт Рафиков табигать биргән талантлы, туган якның, табигатьнең матурлыгын зирәк тоючы. Үз халкын, аның тарихын яратучы буларак, уйларында, шигырьләрендә, прозаик әсәрләрендә шул хисләрне бөтен тирәнлеге белән чагылдыра алган.
Педагогия фәннәре кандидаты, доцент
Васильков А. А. 10.01.1997.